Конституция ул гражданнар инициативасы чыганагы да
Россия Конституциясенә коммерцияле булмаган оешмалар турындагы үзгәрешләр кертү, әлеге өлкәдә эш башлаучыларга ышаныч өстәячәк. Бу хакта Россия сәясәтчесе, “Политджойстик” телеграм-каналы авторы Марат Бәширов белдерде.
“Конституция ул, закон чыгару эшчәнлеге чыганагы гына түгел, гражданнар инициативасы чыганагы да. Конституциянең берәр статьясында әлеге нормалар беркетелгән булса, бу өлкәдә эш башларга теләүчеләрнең ышанычы артачак”, - диде ул “Татар-информ” корреспондентына.
Нет комментариев