Яшьләр парламенты ТАССР тарихы буенча тест уздырачак
Быел ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Яшьләр парламенты ТАССР тарихын белүгә тест үткәрергә уйлаган
6 ноябрь көнне узган "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты” темасына түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты ТАССР тарихы буенча тест уздырачагы турында әйтте. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.
"Без яшьләрнең хокукый белеме юнәлешендә хәрәкәт итәргә ниятлибез. Татарстанның закон чыгару өлкәсе нигезләре турында сөйләргә телибез. Быел ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Яшьләр парламенты ТАССР тарихын белүгә тест үткәрергә уйладык. Без моның җитди чара булуын аңлыйбыз", - дигән Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Татарстан Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламентының составына карендәшебез Алиса Спиридонова керде.
Фото: tatarstan.ru архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев