Татарстанда снюс һәм вейплар сатуны тыя торган закон кабул ителде
В республике

Татарстанда снюс һәм вейплар сатуны тыя торган закон кабул ителде

Законны үтәмәүче гражданнарга 150 меңгә кадәр штраф билгеләнгән

Татарстанда балигъ булмаганнарга никотинлы продукция сатуны, шулай ук никотин белән тәэмин итүнең электрон системаларын тыю турындагы закон гамәлгә кертеләчәк. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә. Әлеге закон 24 декабрьдә кабул ителгән. 2020 елның 5 январеннән соң Татарстанда 18 яшь тулмаган затларга никотинлы продукциятәмәкесез никотин пакетлары, шулай ук вейплар сату тыела. Законны үтәмәгән гражданнар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 30 меңнән 50 мең сумга, юридик затлар өчен 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән.

 


Нет комментариев