Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда җәйнең эссе булачак айлары билгеле

Бу хакта Казан федераль университеты метеорологы, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

"Июньнең беренче декадасында Татарстан башкаласында һава температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак булачак. Җәйнең бөтен айларына ясалган фаразларга килгәндә, уртача айлык температура, явым-төшем кебек үк, климат нормасы чикләрендә көтелә", – дип яза "Татар-информ".

«Июнь, май кебек үк, башта салкынча булырга мөмкин. Барысы да һава торышы белән нәрсә идарә итүгә бәйле», –  дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан башкаласы читендә урнашкан «Казань-Опорная» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, июньдә шәһәр территориясендә айлык уртача температура нормада 17,1 градус, июльдә – 19,5, августта – 17,3, ә сентябрьдә – 11,2 градус тәшкил итә. Явым-төшем норма буенча 73, 70, 69 һәм 52 миллиметр.

«Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, июньдә уртача айлык температура нормада 17,9 градус тәшкил итә, июльдә –  20,2, августта – 17,8, сентябрьдә –  11,8 градус. Явым-төшем нормалары җәй айларында һәм көз башында 68, 68, 60 һәм 51 миллиметр. Болар – узган 30 ел өчен нормалар, хәзерге нормалар ярты градустан югарырак, дип билгеләп үтте метеоролог.

Переведенцев фикеренчә, җәй көне һава торышы үзгәрүчән булырга тиеш, җылылык һәм салкын дулкыннары да киләчәк. Июль һәм август айларында эссе һава торышы көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев