Нурлатта яшәүче Кириллга Рөстәм Миңнеханов планшет бүләк итте
Бүген, 2019 елның соңгы көнендә, планшет турында хыялланган Кириллга, Президент исеменнән, гаджет тапшырдылар. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов Кириллның элеге хыялы турында республика Дәүләт Советы утырышында чыршыга эленгән бер открытканы укып белде.
Татарстан Президенты «Теләкләр чыршысы» акциясенда катнашып, инде ике баланың хыялын чынга ашырган иде. 11 Яшьлек Әмир Рөстәм Миңнеханов белән вертолётта очса, 6 яшьлек Данис, Президент ярдәме белән, янгын сүндерү частендә булды.
«Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты кысаларында оештырылган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путин да кушылды. Ул Сочиның Красная полянасын күрергә хыялланган Ставропольда яшәүче 10 Яшьлек Андрейның теләген чынга ашырды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев