Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2021 елда эшләми торган көннәрне атады

Республикада яңа елга эш календаре расланды

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре республикада 2021 елда эшләми торган бәйрәм көннәрен әйтте. Бу хакта бүген эш календарена сылтама белән ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«РФ Хезмәт кодексы һәм «ТРның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы ТР Законы нигезендә республикада яңа ел каникуллары (1-6 һәм 8 гыйнвар), Раштуа бәйрәме (7 гыйнвар), Ватанны саклаучылар көне (23 февраль), Халыкара хатын-кызлар көне (8 март), Яз һәм хезмәт бәйрәме (1 май), Җиңү көне (9 май), Россия көне (12 июнь), Татарстан Республикасы көне (30 август), Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь), ТР Конституциясе көне (6 ноябрь), Ураза һәм Корбан бәйрәме», - диелә хәбәрдә.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең башлануы туры килә торган көннәр Татарстан Президенты указы белән билгеләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2021 елда дини мөселман бәйрәмнәренең якынча даталарын 13 май һәм 20 июль дип санарга мөмкин.

Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре бергә туры килгән очракта ял бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә. Гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән яллар гына искәрмә булып тора. Шулай итеп, яңа елда түбәндәге ял көннәре: шимбә 2 гыйнвардан 5 ноябрь җомга көнгә, 3 гыйнвар якшәмбедән 31 декабрь җомгага, шимбә 20 февральдән дүшәмбе 22 февральгә күчерелгән. 

 

Татар Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев