ТАССРның "100 легендар бренд"ы өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза
В республике

ТАССРның "100 легендар бренд"ы өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза

Икенче этапта 43 легендар брендны билгеләячәкләр

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан "100 легендар бренд" өчен тавыш бирүнең икенче этабы 1-31 мартта узачак. Бу хакта "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм матбугат хезмәтләре белән эшләү бүлеге хәбәр итә.

Беренче этапта 57 җиңүче сайлап алынды. Алар арасында  - КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрлеге һәм башкалар.

Тавыш бирү ярдәмендә татарстанлылар тагын 43 легендар брендны билгеләячәк.

Брендлар өчен 100brand.ru сайтында тавыш биреп була.


Нет комментариев