SMS-рөхсәтләр бирү буенча кайнар линия эшли
В республике

SMS-рөхсәтләр бирү буенча кайнар линия эшли

Бүген узган онлайн - конференция вакытында кайбер кешеләр СМС-җавапларның акрын эшләвенә зарланды

 

Контакт - үзәк коронавирус белән бәйле рәвештә үзләрен-үзе изоляцияләгән кешеләргә урамга чыгу өчен sms- рөхсәт алганда килеп чыккан сорауларга җавап бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Кайнар линия 8 (800) 250-90-33 телефон номеры буенча хезмәт күрсәтә.  Барлык мәгьлүмат: covid19.tatarstan.ru сайтында.

Хәзер сервиста төрле сәбәпләр аркасында килеп чыккан техник проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр. Бүген узган онлайн - конференция вакытында кайбер кешеләр СМС-җавапларның акрын эшләвенә зарланды, системаның озак эшләвен белдерде. Тиздән әлеге хезмәт минутына сигез мең хат эшкәртә алачак. Хәбәрләрнең гомуми саны тәүлегенә бер миллионга кадәр җитәргә мөмкин.


Нет комментариев