Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Синоптиклар Россиядә климатик кыш кайчан башланасын әйтте

Киләсе атна Россиянең үзәк төбәкләрендә нормадан җылырак булачак

Россиядә климатик кыш декабрь уртасыннан гына башланачак. Әлегә исә көз һәм кыш арасындагы вакыт санала. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Көз һәм кыш арасы октябрь уртасыннан 15-20 декабрьгә кадәр дәвам итә. «Метеорологлар өчен климатик кыш та шул чордан гына килә. Мондый сезоннарны без табигый синоптик сезоннар дип атыйбыз. Без әлегә бик үзгәрүчән һава торышы булган кыш алды вакытында», - дип аңлатты Вильфанд.

Киләсе атна Россиянең үзәк төбәкләрендә нормадан җылырак булачак. Гидрометеорология үзәгендә дә кышны, тулаем алганда, Россия буенча салкын булмас, дип көтәләр.

Ноябрьдә илнең Азия территориясендә бик җылы була, калган территорияләрдә температура нормада күзәтелә. Декабрь аенда термометр баганасы Урал һәм Себер федераль округларының төньягында, Себернең үзәк районнарында һәм Чукоткада нормадан югарырак күтәреләчәк. Нормадан түбәнрәк температура Ерак Көнчыгышта һәм Новосибирскида булачак.

Гыйнвар аенда төньякта һәм төньяк-көнбатышта салкын, ә Якутиянең төньягында нормадан җылырак булырга мөмкин. Калган территориядә норма чикләрендә булачак.

Февральдә Россия үзәгендә гадәттәгедән салкынрак булырга мөмкин. Температура Төньяк-Көнбатыш округның күпчелек өлешендә уртача айлык температуралардан түбәнрәк булуы ихтимал. Төньяк Кавказ округы республикаларында, Иркутск өлкәсендә һәм Ерак Көнчыгыш округының күпчелек өлешендә уртача айлык һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә.

Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев