Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты рекордлы сан җыйган
В республике

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты рекордлы сан җыйган

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды

Җырчының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караган.

Мондый масштабтагы вакыйганың туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде. Проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды. Салават Фәтхетдинов бу проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребез өчен кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга онытмагыз», — ди Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.

Концерт бөтен дөнья буйлап сибелгән тамашачыларны берләштерде — бер үк вакытта аны Россия һәм Татарстан, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конгода шәһәрләреннән карадылар.

Акция #айдадомой хештегы белән уза.


Нет комментариев