Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия көне белән котлады

Сезгә котлауны тәгъдим итәбез

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика  халкын Россия көне белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәме — Россия көне уңаеннан котлыйм!

Дөнья күләмендә күп үзәклелекнең үсүе һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекнең артуы белән бәйле яңа тарихи шартларда Россия Федерациясе халыкара мәйданда үзенең позицияләре көчәюен раслады. Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләр, коронавирус чире таралу белән бәйле булган авырлыкларны җиңә бару, илебезнең көч-куәтен ныгыту Россиянең абруен тагын да арттыра, горурлык хисебезнең һәм киләчәк көнгә ышанычыбызның нигезе булып тора.

Россиядә - төрле халыклар яшәүче, төрле мәдәниятләр, төрле диннәр бергә үсүчү үзенчәлекле ил. Әлеге эчке сәяси корылыш мәмләкәтебезнең куәте һәм конкурентлыкка сәләте үсүен тәэмин итә, мөстәкыйль сәясәт алып бару мөмкинлеге бирә. Ватаныбыз каһарман ул-кызларының фидакарьлеге, ныклы ихтыяры үрнәкләренә, җиңүләргә һәм казанышларга, бөек вакыйгаларга бай тарихына таяна.

Бөек Ватан сугышы чорында да безнең халык батырлыклар күрсәтте. Хәтер һәм дан елында без  фронтовикларга, тыл ветераннарына, фашист лагерьларында тоткынлыкта җәфа чиккән, сабыйлык елларында сугыш афәтен кичергән, уртак җиңүгә үзеннән өлеш керткән һәркемгә олы ихтирамыбызны һәм ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Быел ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны да бәйрәм итәбез. Аның илебез тарихында зур урын алып торуын билгеләп, республикабыз үсеш-алгарышының шанлы сәхифәләрен хәтеребездә яңартабыз. Казанышларыбызның нигезен күп буын татарстанлыларның тырыш хезмәте, федераль үзәкнең һәм илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның ярдәме тәшкил итә. Хәзер Татарстан — икътисад өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга, куәтле Россия төзүгә юнәлтелгән эшләр алып барыла торган алдынгы төбәк.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтен Россия күләмендә тавыш бирү –кеше төп байлыгы һәм хәзинәсе дип танылган илебезнең социаль үсешенә яңа этәргеч бирәчәк.

Кадерле дуслар!

Сезгә хезмәттә, иҗатта уңышлар, исәнлек-саулык, рухи күтәренкелек, бәхет һәм иминлек телим. Россия көне котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев