Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла
РФ Президенты Владимир Путинның указында шулай диелә. Аның нигезендә совет һәм президиум составына үзгәрешләр кертелгән. Документ Хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу турыда Татар-информ хәбәр итә.
«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы составын һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составын расларга», - диелә указда.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин — совет президиумы рәисе, беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин аның урынбасарлары итеп билгеләнде.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.
фото: архив tatarstan.ru
Нет комментариев