Республика клиник хастаханәсенең ябылуы дөреслеккә туры килми
В республике

Республика клиник хастаханәсенең ябылуы дөреслеккә туры килми

Ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә – гадәти режимда, кабул итү-диагностика бүлекләре исә тәүлек әйләнәсе эшли

Социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таралган Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә – гадәти режимда, кабул итү-диагностика бүлекләре исә тәүлек әйләнәсе эшли һәм мөрәҗәгать иткән барлык кешеләрне дә кабул итә. Көн саен кабул итү-диагностика бүлекләренә 300гә якын пациент мөрәҗәгать итә», - дип белдерделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.


Нет комментариев