Путин авыл хатын-кызлары өчен эш көнен кыскарту турындагы законга кул куйды
Эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш
Россия Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар өчен эш көнен киметүне күздә тоткан законны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Бу турыда "Татар-информ" яза.
Авылда яшәүче хатын-кызларның эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш, ә гадәти эш вакыты 40 сәгатьне тәшкил итә. «Шул ук вакытта хезмәт хакы тулы эш атнасындагы кебек үк түләнә:<...> », – диелә законда.
Әгәр дә эш көне хезмәт шартлары нигезендә өлешләргә бүленгән икән, хезмәт хакы артык күләмдә билгеләнә. Соңгысы закон үз көченә кергән көнгә билгеләнгән хезмәт хакы күләме белән чагыштырганда киметелә алмый.
Моннан тыш авыл хезмәтчәннәре язмача гариза буенча хезмәт хакын сакламыйча, аена бер өстәмә ял көнен алу хокукына ия булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев