Конституциягә пенсияләрне индексацияләү буенча кертеләчәк үзгәрешләрне Татарстанның Ветераннар союзы хуплады
Россиянең төп законына кертеләчәк төзәтмәләр нигезендә, пенсияләр елга кимендә бер тапкыр уздырылачак. “ТР Ветераннар союзы” комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев белдерүенчә, әлеге төзәтмә ветераннарның ихтыяжларын канәгатьләндерә. “Татар-информ” язуынча: “Индексацияләрне 2-3 мәртәбә йә күчерделәр, йә бөтенләй эшләнмәде. Хәзер ул Конституциягә кертелә, безне шул шатландыра, әлеге гамәлне хуплыйбыз”, - диде ветеран.
Нет комментариев