“Казан Идел буе: халык мәдәнияте үрнәкләре” күргәзмәсен 15 мартка кадәр барып карарга була
“Казан Идел буе: халык мәдәнияте үрнәкләре” күргәзмәсе “Казан Кремле” музей-тыюлыгының дәүләт учреждениесе бинасындагы күргәзмәләр залында эшли. Ул шушы елның 19 январена кадәр эшләргә тиеш иде. Аның күрсәтелү вакыты озайтылуы – туристлар гына түгел, ә милли кием һәм тарих белән кызыксынучы һәркем өчен яхшы. Күргәзмәне кереп карау – бушлай, ягъни аның өчен акча түләргә кирәкми.
Күргәзмәдә керәшен, татар, рус, мари, мордва, чуваш, удмурт һәм башкортларның барлыгы 44 милли кием үрнәге урын алган. Алар әлеге милләт вәкилләре XIX гасырның – икенче, XX гасырның беренче яртысында йөргән кием үрнәкләре өлгесенә карап тегелгән.
Нет комментариев