Бу турыда Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) вәкиле Мелита Вуйнович белдергән
Covid-19 коронавирусы пандемиясе бөтен планетада күмәк иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәч тәмамланачак. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) вәкиле Мелита Вуйнович белдергән, дип хәбәр итә "Татар-информ".
«Җәмгыятьтә иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәндә, ул вируска < ... > таралу мөмкинлеге бирмәячәк», — дип сөйләгән Мелита Вуйнович.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Россиядә коронавирус вазгыятенең бик катлаулы булуы турында әйткән. Ул Covid-19 йогышыннан саклануның иң яхшы ысулы вакцинация икәнлеген искәртте.
Нет комментариев