Татарча әдәби әсәрләрне «Китап» радиосы эфирында GooglPlay яки AppStore йөкләмәләре аша тыңлап була
Китап» милли радиосында эфирда укылачак әдәби әсәрләр халык соравы буенча сайлап алыначак. Эфирда ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш, ди «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. Аның сүзләренчә, радиода бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газета-журналларда чыккан кызыклы әсәрләр яңгырарга мөмкин.
Радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Шуда күрә әдәби әсәрләр музыкаль пауза белән чиратлаштырылачак.
Нет комментариев