Хезмәт кешесе күп акча эшләргә тиеш
Конституциянең 75нче статьясына төзәтмәләр кертү - хезмәт кешесенең эшенә хөрмәт булдырачак һәм аларның хокукларын яклыячак
Гражданнарның хезмәтен хөрмәт итү турында Конституциягә төзәтмәләр кертү, эшчеләрнең хезмәт хакын директорларныкы дәрәҗәсенә күтәрү өчен бер стимул булачак. Бу фикер белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агеев бүлеште.
Ул төзәтмәләр кертүгә уңай карый. Тик мондый үзгәрешләр кабул иткәч, эшнең булуы да кирәк.
Конституциягә төзәтмәләр кертү хезмәт кешесенең эшенә хөрмәт булдырачак һәм аларның хокукларын яклыячак. Шулай ук дәүләт тарафыннан аларга минималь хезмәт хакыннан да ким акча бирелмәячәк.
Агеев: "Хезмәт хакы эшләп алынырга тиеш. Эшеңнең нәтиҗәсе булуы әһәмиятле. Квалификация булсын өчен кешегә укырга, өйрәнергә кирәк. Шулай ук эш урыны да җиһазланган булуы мөһим" - ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев