Кешеләрнең күпчелеге дәүләт социаль гаделлеккә юнәлдерелгән сәясәт алып барыр дип өметләнә
“Моннан утыз ел элекке шикелле үк, хәзер дә халыкның күбесе дәүләттән социаль гаделлеккә юнәлдерелгән сәясәт алып баруын көтә”, – дип белдергән ВЦИОМ хезмәткәре Илья Ломакин.
Халыкның 69 проценты илебездә яшәүчеләрнең кереме бик нык аерыла дип исәпли. Сораштыру-тикшерүдә катнашучыларның 55 проценты кешеләрнең керемнәре арасындагы аерманы властьтагылар киметергә тиеш дип саный. Ә 6 проценты андыйлар фикере белән, гомумән, килешми.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев