Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
В республике

КФУ профессоры ноябрьдә Казанда һава торышы тотрыксыз булыр дип фаразлый

Юрий Переведенцев температура һәм атмосфера басымы үзгәрешләре булачак дип кисәтте

Казанда октябрьдәге уртача айлык температура нормадан ике тапкыр артыграк иде. Ноябрьдә дә һава торышы тотрыксыз булачак, температура һәм басымның үзгәрүе ихтимал. Бу хакта бүген «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бездә хәзер көнбатыш процесслары өстенлек итә. Бу тотрыксызлык ноябрьдә дә булачак, циклоннар безнең территория аша уза. Һава температурасы һәм басым уйнаячак. Төньяк Атлантиканың йогынтысы артса, ноябрьдәге уртача температуралар климатик нормадан югарырак булырга мөмкин», — диде ул.

Әңгәмәдәш ноябрь аенда температура һәм атмосфера басымы төшү ихтималы турында кисәтте. Моны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр һәм шәһәр халкы сизәргә мөмкин.

Переведенцев сүзләренчә, ноябрь һәм декабрь айларында Төньяк Атлантика безгә, гадәттә, зур йогынты ясый. Чөнки океан континентка караганда җылырак була. Һава массалары көнбатыштан киләчәк. Гыйнвар һәм февраль айларында Себер антициклонының йогынтысы булырга мөмкин, ул вакытта салкын көннәр дә килеп җитәчәк.

«Салкын кышлар үткәндә калды. Климатның глобаль җылынуы шартларында кышның җылы булу ихтималы бар. Җылылар да, салкын да булуы ихтимал. Шулай ук кыш күп карлы булырга мөмкин, чөнки һава җылынганда гадәттә явым-төшем алып килүче циклоннар килә», - диде Переведенцев.

Наталья Рыбакова, бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/29/196120/

Фото: архив

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев