"Казан Арена" каршында трамвайга ут капкан - видео
В республике

"Казан Арена" каршында трамвайга ут капкан - видео

Янгын контакт үткәргече өзелү сәбәпле килеп чыккан

Бүген 11.27 сәгатьтә «Казан Арена» стадионы каршында,  контакт үткәргече өзелү сәбәпле, трамвайга ут капкан. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Вакыйга урынына 48нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре килгән. Янгынны 10 минут эчендә сүндергәннәр. Аның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Трамвайның пассажирлары вагоннан урамга чыгып өлгергән. Беркем дә зыян күрмәгән.

Фото: видеодан скриншот ясалды

Видео: "Татар-информ"

Яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 


Нет комментариев