Гыйнвар ае нинди булачак?
Синоптиклар гыйнварга һава торышын фаразлый
Кышның беренче аенда көнлек температура — 6… -7 градус булачак дип фаразлыйлар. Явым-төшемнәр күләме - 40-60 мм булачак. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Ай башында бераз кар явачак, көндез -4…-9 градус булачак. Беренче декада ахырында юеш кар явачак, температура - 3… 2 градус булачак, юлларда бозлавык.
Ай уртасында аязучан болытлы һава торышы булачак, кар яварга мөмкин. Көндез - 9…-14 градус салкын булачак. Икенче декада ахырында көндез 2-7 градус салкын булыр дип фаразлана. Соңгы ункөнлектә сизелерлек суытачак, урыны белән кар явачак. Көндез −10…−15, төнлә −18…−23 градус салкын булачак.
Ай ахырында көннәр бераз җылытачак, кар явачак, кайбер җирләрдә буран булырга мөмкин. Көндезге температурасы −3…−8 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев