Пропуск атнага бер тапкыр һәм бер сәгатькә генә бирелә
Бүгеннән Татарстанда зиратларга бару мөмкинлеге булдырылды. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.
Зиратка барыр өчен смс-пропусклар системасы аша рөхсәт алырга кирәк булачак. Пропуск атнага бер тапкыр һәм бер сәгатькә генә бирелә. Моның өчен 2590 номерына регистрация#паспорт сериясе һәм номеры (буш араларсыз) текстын язып смс-хәбәр җибәрергә, җавап килгәннән соң шул ук номерга «Цель4» тексты белән смс җибәрергә кирәк.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев