Татарстанлылар 28, 29, 30 август көннәрендә ял итәчәкләр
30 август – Татарстан Республикасы көне. Ул эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Татарстан Республикасы көне быел понедельникка туры килә. Шуңа күрә быел татарстанлылар 28, 29, 30 август көннәрендә ял итәчәкләр. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителде.
Нет комментариев