Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ана капиталы күләмендә үзгәрешләр булачак

Ана капиталы 2020 елның гыйнварыннан индексацияләнәчәк

Ул киләсе елда 466 мең сум булыр дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова әйтте.

Ул программа 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылганын искәртте. «Россия хезмәт министры Максим Топилин әйтүенчә, инфляция 4 процент күләмендә фаразлана. Ана капиталы 466 мең сум тәшкил итәчәк», — диде.

  • Быел, 2019 елда исә, ана капиталы 453 мең сум күләмендә.

Гөлсинә Сабирова 2018 елда ана капиталының электрон сертификатлары да кертелгәнен искәртте. Нибары 380 шундый сертификат рәсмиләштерелгән. Гөлсинә Сабирова моны халыкның кәгазь документка өстенлек бирүе белән аңлатты.

  • 2019 елда Татарстанда 15 меңләп ана капиталы сертификаты бирелгән.                                                   Чыганак: Татар-информ                                                                                                                                               Фото: Комсомольская правда, А.Осипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев