Татарстанда җылы һава торышы саклана
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, Татарстанда бу көннәрдә җилле, дымлы һәм чагыштырмача җылы һава торышы саклана.
Шулай ук юеш кар явуы да ихтимал. Кайбер урыннарда бураннар булырга мөмкин.
Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче көчле җил исәчәк, урыны белән ул 17-22 метрга җитәчәк.
Метеорологларның алдан фаразлавыннан күренгәнчә, 21 һәм 22 декабрьдә Татарстанда «көчле явым-төшемсез уртача салкын һава торышы көтелә». Температура -5...-10 градуска кадәр, ә төнлә аязганда -15 градуска кадәр төшәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Фото: pixabay.com
Нет комментариев