2024 елның соңгы көнендә Татарстан Министрлар кабинетында юл-төзелеш сезонына нәтиҗә ясадылар
Брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башка җитәкчеләр елга йомгак ясап, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Эшлекле очрашу башланыр алдыннан, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин брифингта катнашучыларны якынлашып килгән яңа ел белән котлады.
"Татарстанда түләүле юлларны файдалануга тапшыру һәм 2024 елгы юл-төзелеш сезонының нәтиҗәләре турында"гы брифингта төзелеш министры Фәрит Хәнифов юл тармагында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Иң зур проектлардан – "М7" автомобиль юлының Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап уза торган 81,1 километр озынлыктагы участогы төзелеше. Шулай ук, "Зур Яшел Үзән" ("Большой Зеленодольск") проектын тормышка ашыру барышында төзелгән 3,63 чакрым озынлыктагы юл һәм башкалар... Фәрит Хәнифов үз чыгышында, бу юлларны төзегән чакта төбәк юлларына зыян килгәненә һәм аларны ремонтлау мәсьәләсенә дә тукталды. Аерым алганда, министр авыр йөк машиналары күп йөргәнлектән зыян килгән ул юлларны бер-ике ел эчендә нормативта каралган хәлгә китерү мөһимлеген искәртте. Бу зур эш дәүләт юл хезмәте аша башкарылачак.
Республикада, дәүләт-шәхси хезмәттәшлек кысаларында, 145 чакрым озынлыкта Алексеевск-Әлмәт юлы төзелде. Казанның үзендә М-7 трассасына тоташа торган Вознесение трактының икенче этабы төгәлләнде. Ул юлның озынлыгы 7,6 чакрым тәшкил итә. Әлегә Вознесение трактыннан машиналар бушлай үтә. Министр Фәрит Хәнифов әйтүенчә, 11 январьдан ул юл түләүле булачак. Хәзерге вакытта бу юлдан тәүлегенә 40 меңнән артык машина үтә икән.
11 январьдан Вознесение тракты аша йөргәндә, I категорияле автомобильләр пик сәгатьләрендә – 150 сум, ә калган вакытта 90 сум түләргә тиеш булалар. Брифинг барышында "Оптима-технологии" компаниясе директоры Рөстәм Рәфыйков китергән саннардан күренгәнчә, Вознесение трактыннан 27 декабрьдә – 44 мең, 28 декабрьдә – 27 мең, 29-30 декабрьдә 24 мең машина узган, бу ике якны бергә кушып исәпләгәндә...
"Автострада" җәмгыяте генераль директоры Александр Комлев түләүле Алексеевск-Әлмәт юлында рульдәге сәфәрчеләр өчен бар уңайлыклар тудырылганы, хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатыннан ул юлның интеллектуаль транспорт системасы белән дә тәэмин ителгәне турында сөйләде. Бу юлдан тәүлегенә 20 меңнән артыграк машина уза. Бәягә килгәндә, бер километр ара өчен ул түбәндәгечә: I категорияле җиңел машиналар – 4,5 сум; биеклеге 2-2,6 метр булган җиңел машиналар – 6,75 сум; йөк машиналары һәм автобуслар – 9 сум; өч күчәрле, 2,6 метр һәм аннан биегрәк булган йөк машиналары һәм автобуслар өчен – 18 сум.
Брифингта менә шулар һәм алда торган планнар турында сүз барды. Рульдәгеләргә, ашыкмаган очракта, сәгатьләр буе "бөке"дә утырырга да була. Ә инде барасы җиреңә тизрәк һәм бар уңайлыклары булган юлдан барырга теләсәң, түләүлесенә борыла аласың. Юлларның кайсын сайлау – анысы рульдәгеләрнең үз ихтыярында...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев