13 яшьлек Казан кызы фигуралы шуу тарихында иң яхшы дүртле сикереш ясады
В республике

13 яшьлек Казан кызы фигуралы шуу тарихында иң яхшы дүртле сикереш ясады

13 яшьлек Камилә Вәлиева - Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе шәкерте.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Татарстан спортчысы Камилә Вәлиева фигуралы шуу тарихында беренче тапкыр иң яхшы дүрт катлы сикереш башкарды һәм Франциянең Куршевель шәһәрендә юниорлар Гран-приеның беренче этабында җиңде. Бу хакта «Чемпионат» сайтында хәбәр ителә.

Дүртле тулуп өчен Австрия арбитры Эдит Шиллер биш балл куйды. Элек аны фигуристкаларның берсе дә ала алмаган иде. Текстта әйтелгәнчә: «Бу элемент гадәтигә әйләнмәде әле, әмма инде космик нәрсә буларак та кабул ителми. Ә инде берничә елдан соң дүрт катлы сикерешсез зур җиңүләргә дәгъва кылу мөмкин булмаячак».

Фото: "Татар-информ"


Нет комментариев