Яңа ел өстәлен әзерләү буенча киңәшләр
Төрледән-төрле ни төрле

Яңа ел өстәлен әзерләү буенча киңәшләр

Яңа ел өстәле дөрес итеп әзерләнгән очракта, уңыш, байлык китерергә мөмкин.

Күсенең рационы бик гади. Шуңа күрә, быел хуҗабикәләргә затлы  азык-төлек эзләп интегәсе юк. Өстәлдә камыр ризыклары, төрле чикләвекләр, сыр, яшелчә, җиләк-җимеш урын алсын. Кайнар ашлардан – ит ризыклары (сыер ите түгел), ярма ашлары, төрле боткалар пешерергә була. Үзенчәлекле салатлар да ясагыз. Өстәлнең бер башына бодай салынган савыт  куегыз.

Шуны истә тотыгыз: Яңа ел төнендә, сәгать телләре уникене сугуын көтеп, ашамыйча йөрмәгез. Көн дәвамында дөрес итеп тукланырга кирәк. Яңа ел кичендә артык майлы, майонезлы ризыклардан баш тартырга да киңәш итә табиблар.

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.


Нет комментариев