Аның тәүлек дозасы ир-атлар өчен – 90, ә хатын-кызлар өчен – 75 миллиграмм. Бу бер зур стакан әфлисун суты яки 0,5 стакан карлыганга тиң.
Нинди азыкта күпме С витамины бар?
100 грамм киптерелгән гөлҗимештә – 1500 миллиграмм,
кара карлыганда – 300,
кызыл борычта – 250,
кузгалакта – 60,
помидорда – 40,
лимонда – 40,
алмада һәм кәбестәдә – 30,
яшел борчак һәм редискада – 20,
кыяр һәм кишердә – 5 миллиграмм чамасы С витамины була.
Нәтиҗә ясап әйтсәк, организмга күбрәк витаминнар керсен өчен, төрле азык белән тукланырга һәм күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр, арыш икмәге, сөт һәм сөт продуктлары ашарга кирәк.
Нет комментариев