Күңел төшенкелеге биләгәндә, кыен хәлгә тарыганда, түбәндәгеләрне эшләү файдалы.
Көч бетсә, канда шикәр кими. Тәмле итеп баллы чәй эчеп алыгыз.
Шоколад белән апельсин да кәефне күтәрә.
Битарафлыкка бирелмәгез, үз-үзегезне көчләп булса да, ниндидер файдалы шөгыл табыгыз.
Су — шлакларны гына түгел, кире йогынтыны да юа. Кулларыгызны терсәккә тикле аккан салкын су белән юу да күңелегезгә җиңеллек бирер.
Тәбигаткә чыгу — агачлар, куаклар, чәчәкләр арасында булу, бакчада йөрү, кошлар тавышын тыңлау — кайгы-хәсрәтне басуга яхшы дәва.
Кешеләр белән аралашу, күңелегезне ачып салу да хәлне җиңеләйтә. Якын дустыгыз, таяныр кешегез булса — уй-хисләрегезне яшермәгез, аралашыгыз, сөйләшегез, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев