Җиләк кебек булыйм дисәң
Төрледән-төрле ни төрле

Җиләк кебек булыйм дисәң

Бакча җиләгеннән нинди битлекләр ясыйлар?

Бакчаларда җиләк өлгергән,  вакытлыча  булса да төрле кремнардан баш тартып торыйк, кызлар. Үзең әзерләгән битлеккә төрле химия чаралары салынмый, нәтиҗәсе дә тиз беленә.
Җиләк тирене витаминнарга гына баетып калмыйча, аны чистарта да.

Майлы тирене чистартыр өчен җиләкне әйбәтләп изәргә һәм шуңа ярты аш кашыгы бал салырга кирәк. Шул масканы биткә сылап, 20 минут тотканнан соң җылы су белән юып алырга.

Бит тиресе коры булган очракта 8 җиләкне әйбәтләп изәргә, шуңа өч кашык каймак салырга. Бу масканы да биткә сөртеп, 20 минут тотарга кирәк.

Кулга маска ясарга җыенсагыз, изелгән җиләккә ике-өч калак үсемлек мае салыгыз.

Аякка скраб ясар өчен исә сезгә 8-10 изелгән бакча җиләге, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы тоз кирәк булачак. Барысын бергә әйбәтләп бутарга һәм табаннарга сөртергә. Берничә минут тотканнан соң, аякларны әйбәтләп юарга һәм киптерергә кирәк.

Чыганак

Фото:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-07-04/il-k-kebek-bulyym-dis-2862484

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев