Атна ахырына салкынча, яңгырлы һава торышы көтелә
Атна ахырына Татарстанда температура фонының түбәнәюе көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шундый фараз белән уртаклашты.
21 апрель, җомга көнне һава торышы үзгәрми диярлек. Алмашынучан болытлы һава, явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төнлә 1 градустан 6 градуска кадәр һәм көндез 14 градустан 19 градуска кадәр җылы булачак.
22 апрель, шимбә көнне болытлы булачак. Татарстанда яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда 13 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +11..+16 градуска кадәр генә җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев