Алмада бик күп төрле витамин, пектин, тимер, калий, кальций, натрий, фосфор, молибден, йод матдәләре, аскорбин кислотасы бар
Бөергә.
Алма холестеринны нормада тоту өчен кирәк. Шуңа да көнгә 2-3 алма ашап кую бик файдалы.
Йөткерүгә каршы.
Алма сулыш алу һәм йөрәк тибеше начарланганда файдалы. Пешерелгән алма коры ютәлдән дә дәвалый. Алманың киптерелгән яфракларын кайнаган суда 10-15 минут төнәтеп, грипп белән авырганда, тавыш беткәндә файдаланырга була.
Нерв системасын яхшырту өчен. Алмаларны юка итеп турагыз, кайнар су салыгыз һәм 2 сәгать ябык савытта тотыгыз. Аны көн дәвамында эчәргә була. Файдасы булмый калмас.
Артык авырлык, йөрәктәге җитешсезлекләр, начар йокы булганда “Алма көннәре” (атнага 2 тапкыр) үткәрегез: көн дәвамында 5-7 тапкырга бүлеп, 1,5-2 килограмм алма ашагыз.
Веналар киңәйгәндә. Берничә ай дәвамында ашар алдыннан 2 стакан җылы компот эчегез. Аны әзерләү дә авыр түгел: арчылмаган 4 алманы бүлегез һәм 1-1,5 литр суда 15 минут кайнатыгыз, шикәрне үзегез теләгәнчә кушыгыз, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".
Фото:https://unsplash.com/
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев