Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Ульяна Иванова: "Туганайлар"ны уку күңелемә тынычлык, яшәү дәрте өсти"

“Туганайлар”ның 20 еллык юбилле уңаеннан, газетабызны озак еллардан бирле алдыручыларны барлауны дәвам итәбез

Бу  хакта язган карендәшләребезнең саны көннән-көн арта бара.

Әлеге укучыбыз Ульяна Степановна Иванова 1940 елның 24 июнендә Самара өлкәсендәге Келәүле районының Назаровка авылында туган. Гомер буе бозау караучы, аннан сыер савучы булып,  терлекчелектә  эшләгән, хезмәт ветераны. Өч бала тәрбияләп үстергән.

“Газета чыга башлаган көннән үк язылып, һәр санын көтеп алып, җыеп-туплап бардым. Минем өчен алар бик кадерле. Кыганыч, хәзер язылу мөмкинлеге юк, шулай да газетаны туганнарым, танышларым аша Чаллыдан, Казаннан китертәм.  Сагышлансам да, шатлыгым булса да, кулыма “Туганайлар”ны  алам. Газетадагы “Белемнек” битләрен җыеп барып, иман кенәгәләре  янында тотам, алар күңелемә тынычлык, яшәү дәрте өсти. Иске чыгарылышларын да алып, кабат-кабат укыйм.

Чит төбәкләрдә яшәүче карендәшләребез белән дә кызыксынуыгыз, алардагы яңалыкларны дөньяга чыгарып баруыгыз өчен рәхмәт. Сезгә тынычлык һәм иминлек телим, уңышларыгыз һәм газета укучыларыгыз күбрәк булсын”, –  диде Ульяна түти телефоннан элемтәгә кергәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев