Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Надежда Токранова: «Каушый-каушый гына редакциягә килдем...»

2014-2015 елларда “Туганайлар”да корреспондент булып эшләде, хәзерге вакытта Осиново послеогының Карпов исемендәге лицеенда татар теле укыта.

– Кечкенәдән, өйдәгеләрнең һәрдаим “Туганайлар”га язылып, аны алдырып барганнарын хәтерлим. Ул заманда интернет булмагач, үзе бер рәхәт иде. Менә шул газета килгән көнне көтеп ала идек. Аның исе өйгә тарала, җанга бер рәхәтлек бирә.  

Ул вакытта әле мин – үскәч “Туганайлар газетасына эшкә керә алырмын дип башыма да китермәгән бала. Ә шундый мөмкинлек килеп тугач, куркуга калдым. Бер яктан, күңелгә яткан газетада эшлисе дә килә; икенче яктан, белмәгән өлкәгә килеп кереп, булдыра алырмынмы, көчемнән килерме дип шикләндертә дә. Каушый-каушый гына редакциягә килдем, курка-курка гына эшли башладым.

Ул вакытта баш редактор Людмила Даниловна иде, нык ярдәм итте. Мәкәла яза башлаганчы, ул миңа: “Менә болайрак итеп яз, менә шулайрак та яза аласың. Шунысын да кара, тегесенә дә игътибар ит”, – дип киңәшләрен бирде. Мәкалә язгач, ул аны әйбәтләп тикшереп чыга,төзәтмәләр кертә. Мин килгәндә, “Тугнайлар”да Лилия апа Гыйниятуллина, Дуся түти Иванова, Тәскирә апа Хөсәенова (оҗмахлы булсын) эшли иде. Алар, акрынлап, мине беренче адымнарны ясарга, язарга өйрәттеләр. Кызык, рәхәт чаклар дип, ул вакытларны искә төшергәлим.

“Туганайлар”га килү мине журналистика белән якыннан таныштырды, ул өлкәгә якыйнатты һәм иҗат юлыма этәргеч булды. Шуңа күрә күңелдә редакциягә бәйле якты истәлекләр генә саклана. Декретка киткәч, минем юллар “Туганайлар” редакциясеннән аерылды. Хәзер мин Осиноводагы карпов лицеенда татар теле укытам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев