Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Людмила Белоусова: «Сез барлык керәшен җәмәгатьчелеге өчен мөһим хезмәтне башкарасыз»

«Туганайлар»ның 20 еллыгы уңаеннан Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова котлау юллый.

Хөрмәтле “Туганайлар” газетасы коллективы!

“Туганайлар” газетасының беренче саны чыгуга 20 ел тулу уңаеннан ихлас котлауларыбызны юллыйбыз!

Егерме ел дәвамында сез барлык керәшен җәмәгатьчелеге өчен мөһим булган олы хезмәтне тормышка ашырасыз – республика халкын керәшеннәр тормышындагы олы вакыйгалар белән таныштырасыз, керәшеннәрнең традицияләрен, туган телен, халык культурасын, этник үзенчәлеген саклау һәм үстерү буенча газета битләрендә актив эшчәнлек алып барасыз.

Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Чиләбе һәм Самара өлкәләре керәшеннәре белән эшлекле, дустанә элемтәләр урнашты. Дөньядагы меңнәрчә карендәшләребез сезнең газетаны онлайн форматта укып, танышып торалар.

Үз һөнәренә тугрылыклы булганы, керәшеннәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм, әлбәттә, безнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең чараларын даими яктыртканы өчен, сезнең коллективны югары бәялибез.

“Туганайлар” газетасы коллективына, чын күңелдән, яңадан-яңа уңышлар, барлык башлангычларыгызның һәм иң кыю планнарыгызның тормышка ашуын телибез. Үзегезгә һәм семьяларыгызга – сәламәтлек, бәхет, муллык һәм иминлек! Хезмәт көнегезнең һәркайсында яхшы хәбәрләр күбрәк булсын!    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев