Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Халкыбызның бердәнбер газетасына язылмый калырга ярамый

Бу сүзләрне безгә Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшәүче Анна Токранова язды. Ул үзе чыгышы белән Зәй районының Якты күл авылыннан.

“Туганайлар” газетасына, агымдагы елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләк уйнатылу турында хәбәр ителгәч, эчтән генә сөенеп куйдым. Кемгә генә эләксә дә, бүләк отуы күңелле хәл бит. Ә бәхет миңа елмаеп үз исем-фамилиямне ишеткәч, икеләтә шатландым.

Үземне белгәннән бирле керәшен газетасын алдырабыз һәм яратып укыйбыз. Газетада урын алган барлык мәкаләләр, язмалар безнең өчен кызыклы. Газетаны кулга алсаң, күңел ял итә. Райондашлар, авыл кешеләре турындагы яңалыклар белән күбрәк танышасың.

Гомер буе укытучы булып эшләдем. Өйгә дә эшләр кайта торган булса да, газета укырга вакытын да, җаен да таптым. Халкыбызның бердәнбер газетасына язылмый калырга ярамый, керәшеннәр өчен бу дөрес булмас иде. “Туганайлар”ны алдыру безнең гаиләнең традициясенә әверелгән. Ирем дә һәр битен кызыксынып укый, сораулары булганда, редакциягә шалтыратып сөйләшеп тә ала. Якыннарны, туганнарны газета аша бәйрәмнәре белән котлау мөмкинлеге булу да куандыра. Үземә дә котлау язганнар иде.

Киләчәктә газета битләрендә күренекле язучыларыбызның әдәби әсәрләреннән өзекләр, тормыштан алынган хәлләр турындагы язмалар ешрак чыксын иде. Редакция хезмәткәрләре, халкыбыз тормышын тулы яктыртып барганыгыз өчен, рәхмәт, иҗади уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев