«Туганайлар» газетасы редакциясендә бухгалтер булып эшләгән Идая Кашапова-Габдрахманова хат юллады.
"Минем редакциягә килгәнче дә керәшен кызлары белән эшләргә туры килә иде, билгеле. Ә редакциядә чын керәшен мохите бит. Мин үземә бу халыкны чынлап торып яңадан ачтым! Шундый киң күңелле, ихлас, кунакчыл бит алар! Беренче тапкыр Җөри Питравына алып бардылар, исем-акылым китеп карадым мин бәйрәмне! Бу коллективта алты ел эшләү – алты көн кебек узды. Бик сагынам, кызлар! Мин сезгә яңадан-яңа уңышлар телим!" – дип язып салган ул редакциябез почтасына.
Нет комментариев