Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Анна Кузьмина: «Туганайлар» – якын туган ул безгә»

“Айбагыр” ансамбле җырчысы «Туганайлар» газетасының 20 еллыгы уңаеннан шигырь язган.

“Туганайлар”ның туган көненә

Безнең бик зур дустыбыз бар,
Һәр яктан киңәш бирә.
Атна саен кил син безгә,
Бәйрәм яса күңелгә.

“Туганайлар” гәҗитебез
Якын туган ул безгә.
Туган көне туры килә –
Җәй беткәч, алтын көзгә.

Кайчан гына туган идең,
Юбилеең да җиткән.
Сан артынан саның артып,
20 ел узып та киткән.

20 ел вакыт күп түгел ул,
Дәвам итсен чыгуың.
Син – халыкның җан азыгы,
Озын булсын гомерең.

Гәҗит үзе чыга алмый,
Журналистлар булмаса,
Хәбәрчеләр моң-зарларын
Хатка язып салмаса.

Синең белән күп хәбәрләр
Килә безнең йортларга.
Сүзебезне көйгә салып,
Килдек сине котларга.

Асыл затлар – газетаның
“Алтын багана”лары.
“Туганайлар”ымны укып,
Үтсен заманаларым.

Фотода - Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылы кызлары
Алсу Мансурова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев