Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Ут белән уйнаучылар җавап бирер

Ноябрь-декабрь айларында бөтен Татарстан халкын тетрәндергән янгыннарны (өч храмыбыз яндырылды) оештыруда гаепләнеп 15 кеше кулга алынган. Җинаять эшен ачыклау органнары фикеренчә, шуларның бишесе төп оештыручылар. Болар барысы да криминаль биографияләре зур булган җинаятьчеләр. Моңа кадәр мошенниклыкта гаепләнеп колониядә утырып чыккан "Абдулла" кушаматлы Рафаэль Зарипов берьюлы 5 эпизодта гаепләнә. Криминаль дөньяда...

Ноябрь-декабрь айларында бөтен Татарстан халкын тетрәндергән янгыннарны (өч храмыбыз яндырылды) оештыруда гаепләнеп 15 кеше кулга алынган. Җинаять эшен ачыклау органнары фикеренчә, шуларның бишесе төп оештыручылар.
Болар барысы да криминаль биографияләре зур булган җинаятьчеләр. Моңа кадәр мошенниклыкта гаепләнеп колониядә утырып чыккан "Абдулла" кушаматлы Рафаэль Зарипов берьюлы 5 эпизодта гаепләнә. Криминаль дөньяда "Салих" кушаматы белән танылган традицион булмаган ислам тарафдары Станислав Трофимчик элек ике елга шартлы рәвештә хөкем ителгән булган. Инде 3 "срогы" булган Марат Сабиров ("Марго") урлауда, хулиганлыкта, ялган акча әзерләүдә гаепләнеп төрле колонияләрдә утырып "тәҗрибә" туплаган. Әшнәсе Айрат Ситдиков та ("Айрат-сварной"), ялган акча әзерләүдә гаепләнеп хөкемгә тартылган булган. "Муса" кушаматлы Алмаз Галеев урлау, көчләү, хакимият вәкилен хурлау кебек җинаятьләр буенча хөкем ителгән. Санап үтелгән егетләр барысы да Чистайда оешкан "ваххабитлар" төркеме членнары дигән фикер дә бар.
17 ноябрьдә Алексеевск районында һәм Түбән Камада табылган шартлаткычлар да әлеге кулга алынган кешеләр тарафыннан әзерләнгән, дип саный җинаятьне тикшерү органнары вәкилләре. Һәм бу җинаятьчеләр чиркәүләрне яндырудан тыш, теракт әзерләүдә дә гаепләнәләр.
Җинаять эше буенча тикшерү дәвам итә. Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин гаеплеләр саны тагын да артырга мөмкин, дип белдерә. Бу кешеләр бердәм эш иткән группировка тәшкил иткәнме, юкмы икәнлеге әлегә сер булып кала. "Тикшеренү эшләре ике-өч ай эчендә тәмамланып, җинаять эше судка тапшырылачак", - дип ышандыра Айрат Әхмәтшин.
Бу судны, әлеге җинять эшенең тәмамлануын, гаеплеләрнең хөкемгә тартылуын бөтен республика халкы көтә. Ваххабитлар, төрле секта, группировка членнары тарафыннан башкарылган кара эшләр республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләре, халыклары арасында дошманлык хисе генә кабызмасын.

Лилия ГИНИЯТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев