Спорт һәм җыр янәшә
Тема дня

Спорт һәм җыр янәшә

Универсиада көннәрендә Казанның Җир эшкәртүчеләр Сарае янындагы парк иң мөһим культура мәйданына әверелде.

Алты гектарлы бу парк 30 мең тамашачыны сыйдыра ала. Һәр көнне 12.00-18.00 сәгать аралыгында биредә Татарстанның 28 районыннан 246 коллектив чыгыш ясаячак. 5 июль көнне Универсиада башланыр алдыннан Мамадыш районы үзешчәннәре, алар арасында Николай Михайлов җитәкләгән "Урагай" керәшен фольклор ансамбле казанлылар, Универсиада кунаклары алдында зур шоу-тамаша күрсәттеләр.
7 июль көнне бу мәйдандагы сәхнә зәйлеләргә бирелде. 200 кешедән торган Зәй үзешчәннәре арасында Сарсаз-Баграж, Гулькино, Сәвәләй авылы ансамбльләре дә бар иде.
Ә менә Менделеев районы Иске Гришкино авылының "Бигәш", Питрәчнең "Тамчы" балалар, Казаннан "Мишә буйлары" керәшен фольклор ансамбльләре биредә 8 июль көнне чыгыш ясадылар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Универсиада Керәшеннәр Бигәш

Нет комментариев