Василий Багряшевскийның соңгы елларында тупланган әсәрләре басылып чыкмый калган
Василий Тарасов 1938 нче елда керәшен иҗатчылары арасында беренче булып китаплар бастырып чыгара.
Василий Федорович Тарасов 1915 нче елның 21 нче декаберендә Югары Баграж авылында туган. Бала чагы, яшьлек еллары, бер сүз белән әйткәндә гомере шушы авылда уза. 1934 нче елны авылның җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шагыйрь һәм прозаик. Балачактан шагърияткә гашыйк.
Василий Тарасовның әдәби псевдонимы Багряшевский. Сугышка кадәр һәм аннан соң да авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбият укытучысы булып эшләгән.
1938 нчы елда, ул чактагы керәшен шагыйрьләре һәм язучыларыннан бердән-бер булып “Василий Багряшевский” псевдонимы белән “Без бәхетле” исемле шигырьләр җыентыгы һәм “Көмеш язулы алтын кош”турында әкият китабын бастыру бәхетенә ирешә.
Аның әдәби карьерасына сугыш комачаулый. Сугышка китә. Контузия ала. Җиңүне Чехославакия башкаласы Прагада каршылый.
1946 нчы елда аның “Совет әдәбияте” журналында сугыштан алып кайткан шигырьләре басыла. Аннан соң шул ук журналда “Чуклы тал” повесте, 1970 нче елларда “Казан утлары” журналында “Күпер” исемле повесте басылып чыга.
Сугыштан соң Василий Федорович укытучылык белән шөгыльләнә, туган авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияте укыта. Лаеклы ялга чыгып, 1971 нче еллардан соң, Зәй шәһәренә күченеп китә. Гомеренең соңгы елларында төрле чорда язылган әсәрләрен туплый. Ләкин аларны бастырып чыгара алмый кала. 1986 нчы елның 29 нояберендә 71 яшендә вафат була, Зәй шәһәре зиратында күмелә. Авылда куелган обелискта ул сугыштан кайтучылар исемлегендә 76 сан астында язылган.
Иҗаты:
Василий Багряшевский, “Көмеш язулы алтын кош” турында әкият – Казан, Таткнигаиздат, 1938 ел (808 бит).
Василий Багряшевский, “Без бәхетле”– шигырьләр җыентыгы, Казан, Таткнигаиздат, 1939 ел.(24 бит).
Василий Багряшевский “Туган ил” – әдәби альманах, китап, Казан Таткнигаиздат 1938 ел (163 бит).
Хәтерлибез! Искә алабыз!
Михаил Тукранов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев