Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшеннәр сөйләшенең үзенчәлекләре

Керәшенчә-татарча-русча аңлатмалы сүзлек

АЙАГАСТЫ зәй, т.я. идән (пол, настил)

АЙАГОЧО каз. ар., зәй., нгб. каралтылар артындагы бәрәңге бакчасының аргы башы; якында гына, арт якта гына (дальний конец огорода, расположенного за усадьбой; очень близко, рядом, только за дворами, за усадьбой)

АЙАQ урт. д. аяк (нога)

айаq асты нгб. аяк очы (место у ног лежащего)

айаq билге т. я. к. күләткә

айаq qорсагы каз. ар. аяк балтыры, балтыр ите

айаq саwыты т. кам. аяк киеме (обувь)

айаq җаwлыгы каз. ар. аяк чолгавы (портянки)

АЙАЛАУ нгб. кәҗә мамыгын тарау (расчесывать козий пух специальным гребнем)

АЙБАGАР каз. ар., алб.,нгб. көнбагыш (подсолнух)

АЙБАGЫР каз. ар., зәй., нгб. к. айбагар

АЙБАGЫШ каз. ар. к. айбагар

АЙГЫ т. я. айлык (месячный)

АЙМАН [гар]: айман белән каз. ар. иминлек белән, исәнлек белән (с благополучием)

айман көйөннән зәй. акрынлыктан, сүлпәнлектән (от медлительности, вялости, нерасторопности)

айман көйөнә зәй. үз җаена, үз көенә, акрын сүлпән темпка (на свой лад, на медлительный лад)

АЙМАТ (рус. омет) чст. печән чүмәләсе (копна сена)

АЙРАQ каз. ар. 1. к. арлаq. 2. озынрак (подлиннее)

АЙСА каз. ар., нгб. алайса, алай булса (если так, в таком случае)

айу урт. д. аю (медведь):

айу арбасы зәй. авыр сөякле, тупас хәрәкәтле кеше (о тяжелом на подъем, неповоротливом человеке); чагышт.: балбан

айу чикмәненә чыгу т. я. раштуа бәйрәме көннәрендә була торган уеннарда катнашу (участвовать в играх во время рождественских праздников, в святочных увеселениях)

АЙЫРУ т. я. бүлү, өләшү (разделить, делить)

АQ каз. ар. вәгъдә бүләге (подарок невесты родственникам ңениха после сговора; дарили обычно белое полотенце или белую скатерть)

аq алыштыру крш. вәгъдә бүләкләре бирешү (обмениваться подарками во время помолвки)

аq апqайту каз. ар. кыз ягыннан вәгъдә бүләкләре алып кайту (после помолвки принести подарки со стороны невесты)

ак чыгару чст. туйда кызның бүләген, сөлге яки ашъяулыкны чыгарып күрсәтү (вынос подарка невесты, обычно это бывает вышитое полотенце или скатерть, гостям на свадьбе)

аq бийем алб., смр., нгб. килен кешенең каенигәченә эндәшү сүзе (форма обращения невестки к старшей сестре мужа)

аqqа салу каз. ар. элек ярәшкән кыз ягыннан егет ягына ак сөлге, ак ашъяулык бүләк итү йоласы (старинный свадебный обычай дарить белое полотенце или белую скатерть родственникам жениха со стороны невесты после сговора)

АQБИЗ алб. к. бур

АQЛАШУ каз. ар., нгб. ярәшү, кызны яучылаган егеткә бирергә риза булу (сосватать, просватать невесту)

Башы: Керәшеннәр ничек сөйләшә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев