Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшен Сәрдәсендәге изге урын - "Нарат әбей" янындагы пуп чүнниге

1931 елда туган Иван Ивановның авыл тарихына кагылышлы истәлекләре

Иван дәдәй сөйләгәнннәрне оныклары хат итеп юллады:

"1941 еллар иде. Миңа 11 яшь булганда әтей сугышка китте. Шуннан бире олылар сүзен бик тыңлый идем. Керәшен Сәрдәсе авылының уртасы Романнар тыкырыгы белән Кесәлләр тыкырыгы янында иде.  Шул тыкырыкка каршы якта "җүленләр" һәм "буазалар" тыкырыгы дип йөртә торган урам да бар иде.

Шушы урында авыл халкы җыйганнары узган. Авылның яшьләре, кызлары да шунда түгәрәк уенга җыелалар иде. Бу тыкырыктан поп чишмәгә төшеп кач мана иде. Тагын бер нәрсә истә калган, бу тыкырыкта бик җуан наратлар үсә иде.

Безнең авыл элек урман эчендә утырган булган. Югары очтан килә торган елгадан янында "Нарат әбей" дигән урын бар иде. Анда татар әбейләре төшә, ак яулыка төреп нәрсәдер алып киләләр иде. Без кечкенә чакта урманга җиләккә барганда безгә каршы очрыйлар иде.

 "Нарат әбей" дигән урынга авыл әбиләре дә еш йөри торган иде.   Анда безне - балаларны алып бармыйлар иде. Ул наратның берсен, колхоз фермасына зур чан эшләр өчен, Мамон дәдәйләр кисеп алды. Нарат утыртам дигән иде, утыртмый калды. Мин ул җиреннең изге урын булуын беләм. Шунда кайбер әбиләр барып, башларын җиргә тидереп, чукынып кайталар иде. Олылар ул урынны корбан чала торган урын да булган икән дип сөйлиләр иде. Монда корбан да пешерә торган булганнар.
"Нарат әби"нең ун ягында чишмә һәм елга бар иде, ул елга пуп чүнниге елгасы дип йөртәләр иде. Күрше Санук Марина түти, Бетей Бәчүкә әбиләр аны Изгеләр чишмәсе дип сөйләде.  

Миңа 12-13 яшь булганда, авылдан бөтен халык барып, корбанга көтүдән күк сарык сайлап алып, корбан уздырганнарын хәтерлим. Кемнең сарыгы булса, анар акча җыеп  бирделәр". 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев