Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Иске Гришкин авылы тарихы

Авылның исеме аңа нигез салучы – Гришка исеменнән барлыкка килә. «Иске» атамасы Яңа Гришкин авылын төзү һәм күченү барышында ялгана

Иске Гришкин (Бигәш) авылы Менделеевск шәһәреннән 8 км төньяк-көнбатыштарак, Юраш елгасы буенда (Туйма елгасының уң кушылдыгы) урнашкан.

Авылның исеме аңа нигез салучы – Гришка исеменнән барлыкка килә. «Иске» атамасы Яңа Гришкин авылын төзү һәм күченү барышында ялгана.

Гришкин авылы, башлангыч атамасы буенча, 1530 еллар тирәсендә, Явыз Иван патшалык итә башлаганчы ук, билгеле дип санала. Авылда җәмәгать тегермәне һәм миссионерлар училищесы булган. Халкы йөк ташу белән шөгыльләнгән.

1871 елда Иске Гришкин авылында татар миссионерлар мәктәбе ачыла. Мәктәптә 4 сыйныф, анда 40 бала белем алган, балаларның күбесе Иске Гришкин авылыннан. Бу мәктәп, заманында, төрле исем йөрткән. 1891 елда Иске Гришкин I баскычлы керәшен мәктәбе , 1892 елда ир-атлар училищесы, 1893 елда Иске Гришкин миссионерлар мәктәбе, 1895 елда Иске Гришкин земство училищесы, 1903 елда чиркәү атнакөн мәктәбе дигән исем алган. 1919 елда Иске Гришкин I баскычлы мәктәбе.

Иске Гришкин авылы территориясендә 7 таш чачауник – борынгы уникаль гыйбадәт корылмалары сакланган. Чачауниклар нинди дә булса могҗиза булган урында, истәлекле вакыйга яки православие бәйрәме хөрмәтенә куелган. Иске Гришкин авылы чачауникларының берсе могҗизалар булган, ягъни төнлә утлар еш күренгән урында урнашкан. Элек бу чачауникта язгы кыр эшләреннән соң, гадәттә, Троица бәйрәмендә, халык мул уңыш сорап дога кылган. Могҗиза булган җирдән тыш, чачауниклар төрле очракларда төзелгән, мәсәлән, авыл янгыннан коткарылып калган очракта авыл халкы тарафынан бирелгән вәгъдә үтәлеше буларак.

Иске Гришкин авылында колхозга беренче тапкыр 1928 елда нигез салына. Колхозга атларны, сыерларны, сарыкларны, тавыкларны, казларны, арбаларны, һ.б. барысын да җыеп алалар. Колхоз председателе сайланса да, колхоз таркала. Янәдән колхозга 1930 елда нигез салына һәм ул гражданнар сугышының легендар герое В. М. Азин исемен йөртә башлый.

Иске Гришкин авылында Георгий Победоносец чиркәве бар, аңа авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән 2015 елның 15 январендә гөмбәз куелган.

2019 елдан башлап Иске Гришкин авылы мәдәният йорты базасында керәшен мәдәни үзәге эшләп килә.

Иске Гришкин авылы үзенең фольклор коллективлары белән Республикада гына түгел, аннан читтә дә билгеле. “Бигәш” керәшен халык фольклор ансамбле һәм “Бигәшкәй” үрнәк керәшен балалар фольклор ансамбле керәшен җырулары, биюләре белән безне һәрдаем сөендереп торалар.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев