Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кәбестәле таба ипие рецепты

Яшелчәдән тәмле таба ипие пешерәбез.

Бер суганны, бер кишерне эре тишекле кыргыч аша уздырабыз. Кызган майлы табага салып, утны акрынайтабыз. Уртача зурлыктагы кәбестәнең дүрттән бер өлешен токмач шикелле нечкә итеп турыйбыз. Табадагы кишер белән суган янына салып, өстен каплап, 4-5 минут ут өстендә тотабыз. Катнашманы суытабыз.

Тирән савытка 150 грамм кефир, 1 чәй калагы сода, ике күкәй һәм тоз салып туглыйбыз һәм 200 грамм кукуруз оны өстәп болгатабыз. Камыр яңа аертылган каймак куелыгында булырга тиеш. Шуңа кәбестәле катнашманы өстәп, яхышлап болгатабыз.

Уртача зурлыктагы табаны кыздырып, үсемлек мае салабыз. Уртача зурлыктагы аш чүмече белән алып, кәбестәле катнашманы табага салабыз һәм ике ягын да кыздырып алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев