Яңа ел табынына бик тәмле салат РЕЦЕПТЫ
Полезная информация

Яңа ел табынына бик тәмле салат РЕЦЕПТЫ

Татарстанның атказанган артисты Айгөл БАРИЕВАдан «Кояшкай» салаты


Салат өчен кирәкле продуктлар:
дүрт йомырка, бер кишер, бераз тавык ите, сыр, кукуруз, киви, майонез

Әлеге салат катлам-катлам итеп ясала.
Йомырка, тавык ите һәм кишерне пешерәбез. Йомырка, кишер, сырны вак угычтан уабыз, ә тавыкны шакмаклап турыйбыз.
Салат матур килеп чыксын өчен, тәлинкә уртасына стакан куябыз. Аннан соң стакан тирәли түбәндәге тәртип буенча продуктларны салабыз: йомырка, майонез, тавык ите, майонез, кишер һәм сыр, майонез. Өстенә кукуруз тезәбез һәм киви белән бизибез.

 

Шәһри Казан

 


Нет комментариев