Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Түтәлдәге чәчәкләр җәй буе сокландырыр

Чәчәк түтәле өчен орлыкны сайлый белергә кирәк.

Бакча яме булган чәчәкләр кара көзгә кадәр күзне иркәләп утырсын өчен, орлыкларны белеп сайлау мөһим. Озак вакыт чәчәк атып утыра торганнарын алсагыз, тагын да яхшырак.

Немофила. Ул – тоташ келәм шикелле булып, үрмәләп үсә торган берьеллык чәчәк. Күчереп утыртканны яратмый. Туфрак җылытып, һава температурасы 12-14 градус булгач кына утырталар.

Петуния. Май аеннан башлап көзге беренче кырауларга кадәр чәчәктә утырта. Әгәр дә чәчәге шиңә башлагач, аны бераз сабак өлеше дә керерлек итеп чеметеп алып ташласагыз, ул тагын да тармаклырак, матуррак булып үсәр. Моны чәчәкләр шиңүгә карап, даими эшләп торалар. Петуния су һәм кояш ярата.

Газания. Аны икенче төрле Африка ромашкасы дип тә йөртәләр. Ул берничә ел дәвамында үсә ала. Газания орлыгын чәчкәч, аның үрентесе күренеп, өч ай үткәннән соң гына ул чәчәк ата. Аның каравы, беренче карга кадәр чәчәктә утыра.

Портулак. Эре чәчәкле сортын алыгыз. Аның орлыгын, турыдан-туры, түтәлгә чәчәргә дә була. Әмма башта үрентесен үстереп, аннан даими урынга күчерү яхшырак. Моның өчен март-апрель айларында орлыгын утыртырга кирәк.

Брахикома. Кашкарый (астра) семьялыгына керә торган берьеллык чәчәк. Сабагы 40 сантиметр озынлыкка кадәр үсә. Төрле төстәге бу чәчәкне дә апрель аенда чәчә, аннан соң түтәлгә күчререгә була.

Крокус. Бу чәчәк умырзаяга охшаган. Аның куе зәңгәр, аксыл шәмәхә һәм башка төстәгеләре дә була. Көздән түтәл читләренә утыртып калдырсагыз, яз көне кояш туры карый башлауга ук, ул карны тишеп чыгар. Кыр суганына (җуа) охшаган нечкә сабаклары уртасындагы нәфис чәчәк, чыннан да, язның беренче могҗизасыдай тоела...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев